Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында сөт

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 апрельдә район буенча 40 тоннадан артык сөт савып алынган. Хәзер сыерлар бозаулый торган, мул сөт алу чоры. Сөтлебикәгә тиешле тәрбия биреп, технологияләрне төгәл үтәсәң, сөтен кызганмый ул. Районыбызның кайбер хуҗалыклары шулай эшли дә һәм сөтне дә күп җитештерә. Шундыйлар рәтенә -...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 апрельдә район буенча 40 тоннадан артык сөт савып алынган.


Хәзер сыерлар бозаулый торган, мул сөт алу чоры. Сөтлебикәгә тиешле тәрбия биреп, технологияләрне төгәл үтәсәң, сөтен кызганмый ул. Районыбызның кайбер хуҗалыклары шулай эшли дә һәм сөтне дә күп җитештерә. Шундыйлар рәтенә - "Союз-Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсен, "Сатурн-Урал", "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятьләрен кертергә була. Таблицадан күренгәнчә, алар, былтыр шул көндәге белән чагыштырганда, сөтне арттыруга ирешкән. Фермер хуҗалыкларыннан исә Хәбибуллинга тиңнәр юк. Аның крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан 14 килограмм сөт савып алына. Сүз уңаеннан, вак фермер хуҗалыклары да районны сөт белән тәэмин итүгә өлеш кертә. Алар бу көнне аны 810 килограмм җитештергән.
Беренче графада - хуҗалыклар, икенчедә - быелның 9 апреленә бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 9 апрельдәге гомуми сөт күләме (килограммнарда).
"Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе 14,8 10,8 2508
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 14,1 12,2 2474
"Сатурн-Урал" 13,7 11,8 2254
"Лениногорская"агрофирмасы" 12,3 10,7 19308
"Восходящая Заря" җәмгыяте 11,1 12,0 2497
"Ленин" 9,2 10,3 2768
"Йолдыз" 8,2 8,9 815
"Маркс" 8,0 11,1 2175
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 7,4 8,9 1060
"Чулпан" 7,3 9,8 1311
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 5,8 7,3 2234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молоко