Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләрендә эшләүче терлекчеләрне укыттылар

15 март көнне “Лениногорская агрофирмасы”нда 11 аграр хуҗалыктан туксаннан артык терлекче сыерларны карау һәм тәрбияләү шартлары, малларның авыруларын профилактикалауга багышланган укуларда булды.


Укуларга Ижевск компаниясе вәкилләре дәкилде. Монда ветеринария берләшмәсе вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район аграр предприятиеләрнең зоовет белгечләре, сыер савучылар катнашты. Укуларның теоретик өлеше Иске Иштирәк мәдәният йортында узды. Катнашучыларны малларны ашату технологияләре белән таныштырдылар, сөтнең сыйфатын арттыру, авыруларны профилактикалау юллары турында сөйләделәр, шулай ук продуктив сыерларны тоту шартлары турында да мәгълүмат бирелде.


Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов укуларда чыгыш ясап, сыерларны тоту технологияләренә һәм исән-имин үрчем алуга игътибарны юнәлтергә кушты.


-    Замана продукция җитештерүгә яңа караш таләп итә. Элеккеге методлардан китеп, яңа, заманча стандартларга җавап бирүче шартларга күчәргә вакыт безгә. Хуҗалык җитәкчесенең һәм һәр хезмәткәрнең ныклы игътибары булмый торып, безгә югары күрсәткечләр көтәсе түгел. Ашату һәм тәрбияләү сорауларына җитди карап эшлик. Бер урында таптанмыйча, замана белән бергә атларга, - ди Илнур Шәмарданов.

Укуларның практик өлеше Ялтау бүлекчәсендәге терлекчелек комплексында узды. Монда саву эше белән бәйле, суыту җиһазлары турындагы сораулар каралды. Фермадагы гигиена шартлары, су бирүнең автоматик системасы хакында сөйләштеләр.

Розалия Мостафина

Фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев