Район аграрийлары шикәр чөгендере ала
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграрийлары шикәр чөгендере ала

Хәзерге вакытта район кырларында шикәр чөгендере, бәрәңге алу, май-орлык өчен рапс җыю  эшләре башкарыла.


Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, 21 сентябрь көненә әлегә 62 гектар җирдән 1 мең 550 тонна бәрәңге алынган. Уңыш гектарыннан 250 центнер чыга.

Шулай ук 1 мең 56 тонна шикәр чөгендере алынган. Уңыш әлегә 330 центнер тәшкил итә.


ФОТО: http://agro.tatarstan.ru


Нет комментариев