Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 15 май көненә районда язгы чәчү 30 мең 920 гектарда башкарылган, ягъни барлык мәйданның 87 процентында чәчелгән дигән сүз.
Солы – 1 мең 766 гектарда, борчак – 2 мең 958 гектарда чәчелгән. Хәзерге вакытта язгы бодай, арпа, вика, силос өчен кукуруз чәчелә. Шулай ук сидерат культуралар да утырталар.
Моннан тыш басу-кырларда күпьеллык үләннәрне тукландыру эше дә бара, ул әлегә 4 мең 200 гектарда башкарылган.
Язгы-бөртекле культуралар чәчүне “Маркс” хуҗалыгы, “Ганиев И. И” фермерлык хуҗалыгы тәмамлады.
Розалия Мостафина фотосы
Нет комментариев