Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның алдынгы комбайнчыларын бүләкләү дәвам итә

Быелгы уракны тәмамларга да күп калмады. Әлегә басу-кырларда эш гөрли, алтын көшелләр ындыр табагына кайта.

 

Гадәттәгечә, урак алдынгыларын бүләкләү дәвам итә. Атна узгач, кемнең күпме эшләгәнен исәплиләр, тикшерәләр дә берничә төркемгә бүлеп, алдынгыларны билгелиләр.

Менә берничә атна алдынгылар рәтендә “Сатурн-Урал” хуҗалыгыннан Ринат Гобәйдуллин бара. Бу атнада да ул флаглы  һәм сертификатлы булды.

“Йолдыз” хуҗалыгыннан Владимир Серебрянников шулай ук тырышлык куеп, урак күрсәткечләрен яхшырткан һәм атна җиңүчеләре исемлегенә керде.

“Хәйретдинов Н.Л” ферммерлык хуҗалыгы комбайнчылары сынатканнары юк. Биредәге кырларда куәтле “кыр кораблары” эшли. Бу атна җиңүчеләре исемлегенә әлеге хуҗалыктан ике комбайнчы керде: Владимир Мокшин һәм Виктор Богачев. Алар янына район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов барып, бүләкләделәр. Механизаторлар кулына флаг һәм акчалата сертификат тапшырылды.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев