Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан аграрийларына газ-моторлы комбайн күрсәтәчәкләр

14 сентябрь көнне Татарстан аграрийларына газ-моторлы “Палессе” КЗ-4118к комбайнын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта “Менделеевск” мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

 

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында семинар узачак. Чараның максаты – комбайн һәм аның эшчәнлеге белән танышу.

Хәзер Менделеевск районында дөньяда аналогы булмаган “Палессе” КЗС-4118к газ-моторлы комбайн кыр сынаулары уза. Бердәнбер машина Белорусиядән кайтартылган. Сынау нәтиҗәләре буенча газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайннарны эксплуатацияләү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү буенча протоколны имзалау планлаштырыла.

Район башлыгы Валерий Чершинцев сүзләренчә, табышны аңлатып тору кирәкми: солярканың литры 40-42 сум тора, газ-мотор ягулыгы – 16 сум.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/12/171421/

 

Фото: mendeleevskyi.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев