Агроиминиятләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә.
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә.
Агроиминиятләштерү Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик, 1 гектар мәйданны иминиятләштерү полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар аның 50 процентын – 400 сумын гына түлиләр (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә кече хуҗалыклар өчен өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә. Шулай итеп, агроиминиятләштерү фермерны яклый, әмма шул ук вакытта аның бәясе бер сум да тормаячак, ә хәтта өстәмә ярдәм алу мөмкинлеген бирә.
Агымдагы елда уңышны иминиятләштерү шартнамәләрен финанслау берничә юл белән башкарыла:
- Исәпләнгән иминият премиясеннән 50% кайтару
- Кече хуҗалыкларның иминләштерелгән мәйданнарына чыгымнарны гектарлап финанслау.
Тулырак мәгълүмат: 8-800-444-16-70 телефоны буенча
Нет комментариев