Татарстан төбәкнең иң яхшы кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен 100 мең сумлык премияләр белән бүләкләячәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.
«10 марттан башлап, муниципаль районнарның дүрт зонасында без авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә уздырачакбыз. Анда 2019 елгы эшкә йомгак ясала һәм иң яхшы шәхси хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыгы, кооператив һәм авыл җирлеге конкурсына йомгак ясаячакбыз. Моның өчен Президент (Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) 10 миллион сум акча бүлеп бирде: 100әр мең сумлык 100 премия», — дип сөйләде Хәбипов.
Конкурс шартлары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, якын арада басылып чыгарга тиеш. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык кече формаларын бәйгедә катнашырга чакырды.
«Бу барыбыз өчен дә зур ярдәм», — диде Ришат Хәбипов.
Нет комментариев