Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

11нче гимназиянең 1нче сыйныф укучылары әбиләренә бәйрәм ясады (ФОТОлар)

8 март уңаеннан 11нче гимназиянең 1 А сыйныфында балалар әбиләрен кунакка дәште.

Әбиләр оныкларына коймаклар пешереп алып килде. Бу бәйрәм гади түгел, чөнки әби белән аралашып, аның тәрбиясен алган бала мәрхәмәтле булып, туган телен яратып үсә.

Бәйрәм концерты матур булды. Бу сыйныфта гел талантлы балалар гына! Әбиләр оныклары белән уеннар да уйнадылар, бергәләп биеделэр дә. Ә Илсинәнең әбисе җырлап та күрсәтте.

Соңыннан күңел җылыларын биреп пешерелгән коймакларны бал, кайнатмалар белән,чын татарча итеп чәй эчтеләр. Укытучылары Венера Ләбип кызы үзе дә әбиләргә: "Сезнең хезмәт оныклар тәрбияләүдә санап бетергесез, шулай бергәләп эшлик, үзебезнең балаларга татар телен өйрәтик,"-диде. Балалар әбиләренә үзләре ясаган открытка, чәчәкләрен бүләк итте.

Зөмәрә Шәрәпова

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев