22 февраль көнне Мичурин авыл мәдәният йортына кунаклар килде, Мөэмин-Каратай артистлары ял концерты белән чыгыш ясады.
Тамашачыларны һәм кунакларны Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Иванова сәламләде, 23 февраль бәйрәме белән котлады.
Мөэмин-Каратай авылы үзешчәннәре бик оста икән, җырлары, шигырьләре белән күңелле кәеф бүләк иттеләр. Балалар бию коллективы дәртле биюләр тәкъдим итте.
Клуб фойесында Мичурин мәдәният йортында эшләүче хатын-кызлар клубы вәкилләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Мөэмин-Каратай авыл башлыгы Әнисә Ханнанова да изге теләкләрен ирештерде.
Сания Вахитова
автор фотолары










Нет комментариев