Дустыбыз Минзилә Вәлирахмановадан тәмле пирог рецепты
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Дустыбыз Минзилә Вәлирахмановадан тәмле пирог рецепты

Кирлегәчтән актив дустыбыз Минзилә апа Вәлирахманова ял көннәрендә тәмле пирог пешерик әле дип, җиңел рецепт җибәргән.

 

Кирәк:
1 стакан кишерне теркадан яки мясорубкадан чыгарырга
1 стакан шикәр комы
2 йомырка
3 кашык майонез
7 кашык көнбагыш мае


Барысын бергә бутыйсын. Аннары 0,5 стакан манный, 1 чәй кашыгы сода, 0,5 стакан он салып яхшылап болгатасың.
Майлы табага салып, духовка мичендә 180 градуста 30 минут пешерергә.


Тәмле булсын.


Нет комментариев