Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Игелекле гамәлләре белән якташларын тагын да шатландырырга язсын

Туган авылыбыз Сарабиккол елдан-ел матурлана,  ямьләнә бара.


Матур табигате, заманча уңайлы  һәм матур урамнары белән  генә түгел,  шушы матурлыкны тудыруга зур өлеш кертүче тынгысыз кешеләре дә  аның данын еракларга тарата.


Сарабиккол авылында туып үскән батыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гыйльми Багаутдинов (Гыйльми абый безнең әтинең  абыйсы  булган)  һәм сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск, авылга килеп кергәндә үк    игътибарны җәлеп итүче геройның исеме уеп язылган стелла, ул яшәгән йортка куелган мемориаль такта күңелләребездә зур горурлык хисләре уята. 


Батыр якташыбыз исемен мәңгеләштерү - яшь  буынга париотик тәрбия бирү чарасы да. Бу зур эшләрне башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәтүче игелекле җитәкчеләребез: авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Гаделшина, “Сатурн” җәмгыяте генераль директоры Равил Фәйрузовка барлык туганнарыбыз исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә.  Җаваплы эшләрендә уңышлар  юлдаш булсын, игелекле гамәлләре белән якташларын тагын да шатландырырга язсын.

Ә сарабикколлылар – без герой якташлары дип, горурланып яшәсеннәр, матур эшләре белән илебезне данласыннар. 

 

Әгъзаметдин Багаутдинов 6 баласы, 8 оныгы, 15 оныкчыгы.

ФОТО: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/rabsar.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев