Иске Иштирәк авылында халкыбызның матур йоласыннан килгән Сабан туе алдыннан булган матур бер вакыйга "Сөлге жыю" үтте.
Авылыбызда бердән-бер ат асраучы Рөстэм абый Гайсин үзенең алашасын матур бизәп, авылның сылу кызларын һәм егетләрен утыртып, сөлге җыярга чыкты.
Кызлар җырлап һәм биеп авыл халкын сөендереп, Сабан туена чакырып йөрделәр.
8 июньдә Иске Иштирәк Сабан туе үткәрелә. Сезне дэ үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз!
Гөлнур Низамова








Нет комментариев