Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Иштирәктә яшәүчеләрнең яшь чагы комсомол елларына туры килә

Мәдәният йорты директоры Низамова Гөлнур, сәнгать җитәкчесе  Гиззятова Гөлшат комсомолның 100 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл уздырды, дип яза Гөлнур Низамова.


Килгән кунаклар үзлэренең яшь чакларын сөйләделәр. Комсомолга кайчан һәм ничәнче елларда кабул итүләре турында. Гөлнур Низамова Иске Иштирәктә иң беренче комсомоллар турында таныштырып китте. Аларнын берсе дә исән түгел инде. Шамил Зәки улы Максутов 1924 елда оештырган ул оешманы. Бик авыр чорга туры килгән ул еллар, алар үзлэрен күрсәтеп йөрмәгән, сәнәкчеләр заманы, шулай да комсомол оешмасы эшләгән.

Килгән кунаклардан Галимов Ярулла үзенең комсомолда булуы белән бик горурланып сөйләде. Ул 1970 елларда комсомол комбайнерлар бригадасында уңышлы эшләп алган  медальләрен күрсәтте. “Киләчәк өчен ышанып һәм куанып эшли идек.  Куйган максатларга ирештек һәм хөрмәт күрдек”,  ди. 

Шулай ук Мөхәммәдиев Альберт та үзенен армиядә хезмәт иткән чакларын комсомол белән  бәйләп сөйләде. Яшь буын кунаклары кызыксынып тынлап утырды. Кунакларга мәдәният хезмәткәрләре концерт күрсәтте, түгәрәк табынга сый хөрмэт куйганнар иде. 

Килүчеләр рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.  

 
ФОТО: авыл мәдәният йортыннан


                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев