Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Күңелендә бер генә уй: игелек кылу

Һәрбер кеше үз туган авылында укып, уку йортына белем тупларга дип чыгып китә. Берәүләре авылым дип сагынып яшәсә, икенчеләре онытырга да мөмкин. Минем язмамның герое – авылым  дип янып-көеп яши торган шәхес.


Ул төз гәүдәле, туры сүзле, әйткән сүзендә торучы, чын җитәкчеләргә генә хас булган сыйфатларга ия кеше - Лениногорск районының Кирлегәч авылында туып үскән, бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче Нәҗип Салих улы Галимов.

Менә ничә еллар инде ул безнең Кирлегәч авылын еракларга танытып, аның үткәне, киләчәге өчен борчылып яши. Мондый кешеләр тормышта бик кирәк шул. Күңелең кушмаса, тыныч кына яшәп ятар иде, ул андый түгел: Кирлегәчне, аның кешеләрен Һәрберсен барлап, эшләгән эшләренә югары бәя биреп тора.

Шул уйлары, фикерләре аның Әгъләм Бәдертдинов белән берлектә Кирлегәч авылы тарихы тупланган ике китап чыгарырга сәбәп була. Әгәр бу китап тумаса, юкка чыккан авыллар сыман безнең Кирлегәчнең дә тарихы булмас, нәселдән-нәселгә күчмәс иде..


Авылдан ерак түгел саф сулы “Янчәй” чишмәсе дә авыл халкын сөендереп, челтерәп ага. Аны авылга кадәр үткәрү – Нәҗип абый тырышлыгы.

Урамнарда асфальт юллардан язын-көзен авыл халкы, балалар туфли киеп кенә балалар бакчасына, мәктәпкә, клубка йөриләр. Ул җәйдергән асфальт юл авыл халкы өчен иң кадерле урын -  мемориаль һәйкәлгә илтә. Ачу тантанасына да бик күп көч куйды ул. Авырлыклар аша, без белмәгән төрле юллар үтеп, халкы өчен ясалган изге гамәле ул Нәҗип абыйның. Бу зур эштә бик күп кешеләрнең көче керсә дә, эш башында ул үзе торды.

Нәҗип абыйга шушы көннәрдә 80 яшь! Сезнең ярдәмегезне, күрсәткән игелекләрегезне язып кына бетерерлек түгел. Кирлегәч авылы халкы һәрвакыт сезгә рәхмәтле.

 Алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлектә, балаларыгыз,оныкларыгыз,туганнарыгыз белән шатлыкта хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Зөмәрә ШӘРӘПОВА

Язма кыскартылып бирелде. Тулы вариантын "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев