Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Күмәк көч

Быел яз кинәт җылылык алып килде. Нәтиҗәдә, инешләр, Шушма, Чирмешән елгалары дәррәү уянып, яр буйларына урнашкан авылларга, өйләргә кинәт һөҗүм итә башладылар. Ахырзаман диярсең, мизгел эчендә терлек азыгы, баздагы яшелчәләр - барысы да су эчендә йөзде. Мондый очракта әйләнә-тирәңдә мәрхәмәтле кешеләр булу - зур бәхет. Күршеләребез Әгъян Мөлеков терлекләрне алып...

Быел яз кинәт җылылык алып килде. Нәтиҗәдә, инешләр, Шушма, Чирмешән елгалары дәррәү уянып, яр буйларына урнашкан авылларга, өйләргә кинәт һөҗүм итә башладылар.


Ахырзаман диярсең, мизгел эчендә терлек азыгы, баздагы яшелчәләр - барысы да су эчендә йөзде. Мондый очракта әйләнә-тирәңдә мәрхәмәтле кешеләр булу - зур бәхет. Күршеләребез Әгъян Мөлеков терлекләрне алып чыкты, Гөлнәзирә Бәдгетдинова чиләкләп кенә түгел, капчыклап бәрәңге кертте. Мондый тәмле бәрәңгене балачагымда гына ашаганым хәтердә. Үзебезнең урам егете Ринат Мостафин өйгә таба ыргылып агып килгән суны, бозны ватып, инеш ягына юллады. Искиткеч мәрхәмәтле егет ул. Ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан беркайчан да битараф булып үтеп китмәс.
Сәлимә Гатина җитәкләгән мәктәп коллективы да нык булышты. Укытучы Нурзидә Садыйкова, хуҗалык эшләре мөдире Шамил Мостафин укучыларны алып килде. Ауган коймаларны, су агызган өй җиһазларын тәртипкә китерделәр, чиләкләр белән су ташыдылар. Соклангыч яшь буын - менә алар: Рәсил Хәсбиуллин, Ринат Локманов, Денис Рамазанов, Алмаз Хәмитов, Миләүшә Мортазина, Гүзәл Латыйпова. Аларның барына да олы рәхмәт. Үзләренә мәрхәмәтле алмаш әзерләгән ата-аналарына тагын бер рәхмәт әйтәсе килә.
Су "һөҗүм" иткән һәр йортка кереп, ярдәм итеп йөрүче авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Гаделшина да игелекле җитәкче. Салкын тидереп авырып китүчеләрне хастаханәгә илтеп алып кайтучы Өлфәт Мортазин да мактауга, рәхмәтнең зурысына лаек. Гомер буе бәхет юлдаш булсын сезгә, изге күңелле авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љмђ