Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Курчак өенә әйләнде

Кайгы уйламаганда килә, диләр. Чыннан да, шулай. Ике баланы ятим итеп, баштан әниләре, аннан әтиләре вафат булды. Шулай итеп, оныкларыбыз Эльвира белән Диләрә яшьли ата-ана назыннан мәхрүм калды. Авырлык белән балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә тырыштык. Ятимнәргә ярдәм йөзеннән, район башлыгы 2 бүлмәле фатир бирде. Ул авылыбызның Үзәк урамындагы 2...

Кайгы уйламаганда килә, диләр. Чыннан да, шулай. Ике баланы ятим итеп, баштан әниләре, аннан әтиләре вафат булды.


Шулай итеп, оныкларыбыз Эльвира белән Диләрә яшьли ата-ана назыннан мәхрүм калды. Авырлык белән балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә тырыштык. Ятимнәргә ярдәм йөзеннән, район башлыгы 2 бүлмәле фатир бирде. Ул авылыбызның Үзәк урамындагы 2 катлы йортта урнашкан иде. Әмма озак вакытлар буе, төрле сәбәпләр аркасында, фатирны оныкларыбыз исеменә рәсмиләштереп булмады. Җирле хакимият опека органнарына җибәрсә, алар үзегез йөрегез дип, рәсмиләштерү бик озак вакытлар кичектерелә килде. Анда Ульяновск, Оренбург өлкәсеннән килгән квартирантлар яшәп, тулай торакка әйләндереп җимереп бетерде. Утка-суга җыелган бурыч түләргә үземә калды. Узган ел, ниһаять, фатирны хосусыйлаштырып, ятимнәр исеменә рәсмиләштерү бәхетенә ирештек. Ләкин аның яшәрлек рәте калмаган иде. Ремонт ясарга да хәлдән килми. Уйлашкач, "Контакт-С" җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдиновка мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәхетебезгә, ул каршы килмәде һәм ярдәм кулы сузды. Ул җибәргән бригада фатирны курчак өенә әйләндерде. Рәхмәт, аңа. Моңа оныкларыбыздан бигрәк, үзебез сөенеп туя алмадык. Арабызда кеше хәленә керә белүче, аңлаучы мәрхәмәтле кешеләр бар икән ул. Авыр хәлдә калганда, кая барып бәрелергә белмәгәндә, нәкъ менә шулар ярдәмгә килә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт

2
X