Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск тыйнак, матур шәһәр (фикер)

Йосыф Җиһангир улы Cитдыйков, (88 яшь, сугыш ветераны): - Лениногорскига 1954 елда Аксубай районыннан килеп урнаштым. Бирегә мине Касыйм исемле дустым чакырып китерде, баксаң, кечкенә, тыйнак, матур шәһәрдә 61 ел гомерем үткән дә икән. Хәзер мин яши торган урында - Тукай урамында кырлар җәелеп ята иде. Икмәк чәчәләр иде, киләчәктә...

Йосыф Җиһангир улы Cитдыйков, (88 яшь, сугыш ветераны):
- Лениногорскига 1954 елда Аксубай районыннан килеп урнаштым. Бирегә мине Касыйм исемле дустым чакырып китерде, баксаң, кечкенә, тыйнак, матур шәһәрдә 61 ел гомерем үткән дә икән. Хәзер мин яши торган урында - Тукай урамында кырлар җәелеп ята иде. Икмәк чәчәләр иде, киләчәктә монда күп катлы йортлар булыр дип, уйлап та карамый идек. 1962 елга кадәр гаиләм белән Кошевой урамындагы 33 нче баракта яшәдек. Хәзер шәһәр күзгә күренеп үзгәрде.
Юбилей уңаеннан, быел бик күп эшләр башкарылды. Мәдәният сараена ремонт ясаулары бик сөендерә, лесопаркны да ачып дөрес эшләгәннәр. Дөрес, минем инде, өйдән бик чыгып йөргәнем юк, әмма калабызның яңаруы - үсүе турында ишетеп торам. Шәһәрлеләрне ихластан котлыйм. Тазалык- байлык, тынычлык-иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск