Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Өлкән буынга рәхмәт

Ул көнне түбәтәй кигән, ак яулык бәйләгән укучылар өлкәннәрне - мәчет картларын көттеләр. Кайсының - бабасы, кайсының - әтисе килгән иде мәктәпкә. Мәҗлесне Корбан гаетенең мөселманнарның зур бәйрәмнәреннән берсе булуын сөйләп Ришат Салих улы Әхмәдиев - авылның имамы мәҗлесне башлап җибәрде. Авылыбызның иң өлкән кешесе - Шәйхетдин бабай Баһаутдинов мәктәп...

Ул көнне түбәтәй кигән, ак яулык бәйләгән укучылар өлкәннәрне - мәчет картларын көттеләр. Кайсының - бабасы, кайсының - әтисе килгән иде мәктәпкә.

Мәҗлесне Корбан гаетенең мөселманнарның зур бәйрәмнәреннән берсе булуын сөйләп Ришат Салих улы Әхмәдиев - авылның имамы мәҗлесне башлап җибәрде.
Авылыбызның иң өлкән кешесе - Шәйхетдин бабай Баһаутдинов мәктәп балаларына күчтәнәч ясаган икән. Аның бу изге нияте балалар күңеленә күчте.
Корбанга чалынган сарык итеннән тәмле шулпа, пылау, тәмле-тәмле хәләл ризык ашап, табын янында гап-гади сөйләшеп утыру бәйрәмне тагын да истәлекле итте.
Балалар бу көнне бер дә онытмаслар, аны милләтебезнең гореф-гадәте буларак күңелләрендә сакларлар дип ышанасы килә.
Шундый изге һәм кирәкле эш башкарылды. Шул уңайдан мәктәп укытучылар коллективы, әти-әниләр, авылыбызның өлкән буынына тирән рәхмәтен җиткерә, авылның яшь буынын тәрбияләү эшендә зур уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев