Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратайда узган Корбан ашы турында язалар

     Әле кайчан гына ураза гаетен зурлап билгеләп узган идек. Инде менә бүген мөселманнарның иң олы тантанасы-Корбан бәйрәме.

Иртәнге алтыга Мөэмин-Каратайның мөэминнәре мәчеткә юнәлде. Аллаһ йортына халыкның күпләп килүе сөендерде. Алар арасында яшьләрнең, картларча әйтсәк “шәкертләрнең”, ягъни укучыларның барлыгы да бәйрәмне бизәде.

Корбан гаете намазын гадәттәгечә Мөэмин-Каратай авылы имамы Рәис Сәхапов башлап җибәрде. Ул иң элек Лениногорск “Ихлас” мәчете, Татарстан мөфтие котлаулары белән таныштырды, эчтәлекле, тормышчан вәгазь сөйләде. Мәчеткә йөрүчеләрдән Усманов Илшат, Хәбибуллин Җәлилнең Коръән аять сүрәләре белән таныштырулары да бик урынлы иде. Корбан бәйрәме намазы күтәренке рухта узды. Бирелгән сәдакаларның саваплары насыйп булсын, киләчәктә дә шулай бергә-бергә дини бәйрәмнәрне матур итеп оештырырга язсын. 


     Ә көндезге икедә авыл мәчете һәм авыл җирлеге белән берлектә бәйрәм ашы үтте. Имамыбыз чалдырган тәкә ите, төрле ризык-нигъмәтләр каршы алды.  Шулай ук әлбәттә табын изге Коръән сүзләре белән бәйләп алып барылды.

Залны тутырып килгән халыкның бердәм тату утырулары, уртак уй-хыяллар белән януы сизелеп торды. Киләчәктә дә барлык эш-гамәлләрне менә шулай оешкан төстә бергәләп, бердәм яшәргә насыйп булсын иде.

Корбан бәйрәменнән халык елмаеп-балкып таралышты, мәчет имамына, авыл җирлегенә тирән рәхмәтен белдерде!

Таһир Шәмсуров

ФОТОЛАР авыл җирлегеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев