Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Песи рәнҗеше түгелме?

Мин үткән гасырның 50 нче еллар баласы. Без үскәндә күршеләр бер-берсе белән бик дус яши: бәлеш салсалар да, коймак пешерсәләр дә кунакка чакырып сыйлашалар, кич утыралар иде. Бала-чага алар тирәсендә кайнаша, өстәл янына утырганда тәм-томнардан авыз итә идек. Гаиләдә төпчек бала булгангадыр инде, мин гел әни тирәсендә уралдым. ...Миңа 8...

Мин үткән гасырның 50 нче еллар баласы. Без үскәндә күршеләр бер-берсе белән бик дус яши: бәлеш салсалар да, коймак пешерсәләр дә кунакка чакырып сыйлашалар, кич утыралар иде. Бала-чага алар тирәсендә кайнаша, өстәл янына утырганда тәм-томнардан авыз итә идек. Гаиләдә төпчек бала булгангадыр инде, мин гел әни тирәсендә уралдым.
...Миңа 8 яшьләр тирәсе булгандыр, мөгаен, күрше әбинең әнигә сөйләгән бер вакыйгасы күңелемә сеңеп калган.
- Карале, Мөнәвәрә, (әниемнең исеме шулай иде) минем песием дүрт бала китерде бит, - ди.
- Ярар, туасы җаннар булгандыр, - ди әнием.
- Юк шул, мин аларны юк иттем.
- Нишләттең?
- Аны-моны уйлап тормадым, бер ишелгән базга ташладым.
- Шулай ярыймени?
- Ул песи балаларының күзләре дә ачылмаган иде, бер тәүлек елап яттылар. Ә әниләре - "Йомшак" баз тирәсендә йөрде, шунда төн кунды. Шундый кызгандым, үкендем, песиемне кочаклап еладым, - дип сөйләде.
Әби бәхетле, тыныч тормышта яшәмәде. Ике улы хәбәрсез югалды. Үзе соңгы көнендә авылдан читкә китеп вафат булды. Хәзер шуны уйлап йөрим: бу песи рәнҗеше түгелме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: песи

2
X