Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сабыр кызчыклар

Шәһәрдәге бер банкка дүрт кешедән торган бер гаилә килеп керде. Яшь парның уртасында 3-4 яшьләр чамасындагы ике кыз бала. Күренеп тора: игезәкләр. Койган да куйган инде! Буй-сыннары да, киемнәре дә тәңгәл килгән. Әни дигәне кассага үтте, ә әти кеше банкомат каршында тукталды, исәбе - үз хисабыннан акча алу. Әтиләре банкомат...

Шәһәрдәге бер банкка дүрт кешедән торган бер гаилә килеп керде. Яшь парның уртасында 3-4 яшьләр чамасындагы ике кыз бала. Күренеп тора: игезәкләр. Койган да куйган инде! Буй-сыннары да, киемнәре дә тәңгәл килгән. Әни дигәне кассага үтте, ә әти кеше банкомат каршында тукталды, исәбе - үз хисабыннан акча алу. Әтиләре банкомат аркылы акча мәсьәләсен хәл иткән арада, ике игезәк аның һәрбер хәрәкәтен игътибар белән күзәтә. Ир балалар булса, кырмыска сыман кыбырсып, кырыкка борылып-тулганып бетәр иде... Юк шул, кыз бала - кыз бала инде! Кызчыкларның сабырлыгына банкомат экранында пәйда булган төрле төстәге сүзләр йогынты ясадымы, әллә әтиләре автоматтан акча алгач, нәниләренә берәр нәрсә сатып алырга вәгъдә иттеме, ни генә булмасын, балаларның түземлегенә сокланмый мөмкин түгел иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезђклђр

2
X