Бергәләшеп эшләүгә ни җитә!
Үзең яшәгән, эшләгән урыныңны чиста тотарга тырышу, шәһәр өмәләрендә үз өлешеңне кертү - һәркемнең бурычы.
Бүген 28нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бергәләшеп өмәгә чыкты. Үз территорияләрен кыштан калган чүптән арындырды, сынган ботакларны җыйды, эреп бетми калган карларны кузгатты.
Һава торышы да бүген сынатмады. Кояш өмәгә чыгучыларга җылысын җәлләмәде, рәхәтләнеп нурларында коендырды.
фото: Лилия Шәмәрдәнова







Нет комментариев