Түбән Чыршылы мәдәният йортында кызыклы чара үтте (фотолар)
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы мәдәният йортында кызыклы чара үтте (фотолар)

Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Чарада “Йолдыз” һәм “Катюша” командалары көч сынаштылар, ә көч сынашучыларыбыз гүзәл затлар – хатын кызлар булды. Аларга солдат тормышында була торган төрле сынауларны утәргә туры килде. Татарстан җәүһәрләре конкурсы лауреаты “Бәләкәч” дуэты Ильсия Камалтдинова , Алисә Вильданова  матур жырлары белән куандырды.

Кичә искиткеч матур һәм күңелле үтте. Ярышта дуслык җиңде. Әлбәттә, хәрбер ярышның хөкемдарлары була. Кызларның тырышлыгын бәяләгән өчен  хөкемдарларыбызга Альбина Ганиева , Гөлия Гараева , Резидә Файрушинага  зур рэхмэтебезне белдерәбез, дип яза Раилә Әхмәдиева.

Автор фотолары

 


Нет комментариев