Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары әбиләренә бәйрәм ясаган

3 октябрь көнне без ,2 сыйныф укчылары, кадерле әбиләребезне кунакка чакырдык.

Ә аңгынчы, аңгынчы... Күп кенә шигырьләр ятладык, матур җырларыбызны кабатладык, хәтта яңа бию дә өйрәндек. Ай авыр да соң тигез басулары. Гүзәлия апабызның шул хәтле ансат һәм матур килеп чыга, ә безнең һаман юк. Тырыша торгач тигез итеп биергә өйрәндек бит...

“Әбием – күз нурым “ дип аталган бу бәйрәмне җырлап, биеп, әбекәйләребезне котлап башлап җибәрдек. Апабыз безгә төрле сынаулар әзерләгән булып чыкты. Башта мәкальләр төзедек. Бу ярышта әбиләребез дә, без дә сынатмадык. “Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә” – дигән мәкальне ишеткәч, әниемне дә, әбиемне дә кызганып куйдым. Безнең әбиләребез бик күп сынамышлар да белә икән. Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә дигән сынамышны тикшереп карыйбыз инде менә. Күреп торасыз: яфраклар коелырга әле бер дә ашыкмый.

Әкиятләрне тану ярышы миңа аеруча ошады.. Әкиятләрне тиз таныдык без. Әбекәйләребез әйтергә дә өлгерми торды. Аның каравы Алисәнең әбисе Г.Тукайның “Су анасы” шигырен әллә яттан да белә инде?! Ә Азалиянең әбисе матур итеп мөнәҗәт әйтте. Аларга җавап итеп без үзебез ятлаган догаларыбызны сөйләп күрсәттек.

Иң кызыгы азакка калган икән. Бәйрәмне әбиләребез алып килгән тәмле бәлеш ашап, төрле тәм – томнар белән чәй эчеп тәмамладык.

Түбән Чыршылы мәктәбе 2 сыйныф укучысы Илсөя Камалтдинова.

фото:Гүзәлия Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев