Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тетрәндергеч күренеш

Кошларда да кеше язмышлары, дип җырлыйлармы әле? Бүген иртән иртүк авылдан шәһәргә кайтып барам да, зур агач астыннан узганда бер фаҗигале тетрәндергеч күренешкә тап булдым.

Көчле җил кара карга гаиләсенең агачтан үреп ясаган оясын алып җиргә каплаган. Килеп аягым белән генә әйләндереп карыйм әле, дигән идем, агач башында ике карга җылап кычкыра башладылар. Ярдәм сорыйлармы, тимә, дип әйтергә тырышалармы?! Барыбер әйләрдереп куйдым ояларын, ватылган йомырка кабыклары. Бик җылытып ясыйлар икән каргалар ояларын, аскы яктан җил өрмәсен, балалары астан туңмасын, дип корсак, күкрәкләреннән томшыклары белән йолкып җәяләр икән оя өстенә. Үргән чыбыклар арасында инде бөреләнгән ботаклар да бар, димәк, көчле томшыклары белән сындыралар. Яхшы үргәннәр, төшкәндә дә үзенең формасын саклаган оя, урнаштыруы гына дөрес булмаган, агач ботагының иң очына куйганнар шул. Әле бу фаҗига төнлә генә булган ахыры, йөрәк яралары яңа. Бу зур агачта бик күп карга оялары, бер егермеләп. Башка каргалар кычкырмыйлар, чөнки тынычлык кирәк, бала чыгарыр өчен йомырка өстендә утыралар бит. Ике бичара гына шул җирдәге оя яныннан кешеләр узып киткәндә үзәкне өзгеч итеп бик үзенчәлекле итеп кычкыралар. Бер узып баручы оя янына ипи кисәге дә куйган. Нишләрсез инде, бичаралар? Икенче сыйныфтагы оныгым мәктәптән кайткач бу төшкә алып килеп тәрбия сәгате үткәрермен, дип торам, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, ярдәмчел булып үссен. Таш йөрәкле , явыз булып үсмәсен.

Люция Закирова

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев