Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Туган якка cолдат сәламе”

Туган илен сакларга армия сафларына киткән улы өчен өзгәләнеп, сагынып яши ана. Аның хисләрдән ташып торган күңеленә бер җылы сүз җитә.Мин бу мәкаләне күптән түгел Урмышлы мәктәбендә "Туган якка солдат сәламе" кичәсе кунагы булганнан соң язарга будым. Урмышлы мәктәбендә, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында...

Туган илен сакларга армия сафларына киткән улы өчен өзгәләнеп, сагынып яши ана. Аның хисләрдән ташып торган күңеленә бер җылы сүз җитә.Мин бу мәкаләне күптән түгел Урмышлы мәктәбендә "Туган якка солдат сәламе" кичәсе кунагы булганнан соң язарга будым.

Урмышлы мәктәбендә, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә торган традиция барлыгын белә идем. Улыбыз Равил армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры килде. Минем белән тагын ике солдатның әнисе: Гүзәлия Галимҗанова һәм Венера Сәхапова да бар иде.
Бәйрәм II-III сыйныф укучыларының котлау шигырьләре белән башланып китте. Хәзерге вакытта хәрби хезмәтләрен үтәүче егетләребезнең өчесенең сеңелләре Илүзә, Рузалия, Ильвина мәктәптә белем алалар. Алар "Минем абый сакта тора" шигыре белән күңелләрне йомшатты. Аннан соң Руслан Галимҗанов, Равил Фәйзрахманов, Данир Сәхаповтан килгән хатлар укылды. Солдатлар сораган җырлар башкарылды. Бу вакытта экранда улларыбызның фотоларыннан ясаган слайдлар күрсәтелде. Шулай ук җаваплары килеп җитмәгән ике солдат: Ринат Гайнуллин һәм Владимир Куряшовны да онытмадылар.
Хатлар укылгач, VII-IX сыйныф егетләре әзерләгән "Будем в Армии служить!" исемле КВН булды. Рәхәтләнеп, бар дөньяны онытып көлдек, ичмасам. КВНны әзерләгән Римма Газизова, Раушания Илалетдиновага һәм барлык егетләргә, "Туган якка солдат сәламе"н оештырган Эльвира Хисамовага, мәктәп коллективына бик зур рәхмәт. Улларыбыз белән күрешкән кебек булдык.
Шулай ук кичтән Мәдәният йорты хезмәткәрләре солдатларның әти-әниләре һәм авыл халкы өчен бәйрәм концерты күрсәтте. Изге теләкләр теләделәр. Рәхмәт аларга. Бу якты, игелекле традиция һәрвакыт саклансын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат