Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Тукмак авылында чишмә башлангычы урынын ясап куйдылар (фотолар)

Күптән түгел “Заман сулышы” газетына Тукмак авылында иске, ишелеп бара торган күперне сүтеп, яңа күпер салынуы турында язган идем. Рәхмәт редакциягә хатны бастырдылар.


Ул күпер халык акчасына эшләнде. Тукмак өчен янып йөрүчеләр шундый кирәкле, авыл өчен мөһим булган күперне эшләп куйдылар.

Узган ялларда-бәйрәм көннәрендә авыл ир-атлары,  кайткан кунакларны да җыеп, тагын бик зур эш башкардылар. Авылны су белән тәэмин итә торган чишмә урыны, ягъни башлангычы сазга, пычрак урынга әйләнгән иде, чишмә ташлар белән кысылган иде. Су кондызлары да ул тирәгә зур зыян китерде.

Менә шушы урынга, ягъни су башлангычы урынына торбалар куеп, баганалар бастырып, челтәр койма белән уратып алдылар. Ул эшне былтыр башлаганнар иде, ләкин төгәлләнеп бетмәгән иде. Менә быел өч көндә матур итеп эшләп тә куйдылар.

Авыл өчен эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, диясе генә килә бу урында. Күңел шатлана, кечкенә генә Тукмак авылында эшләр эшләнеп тора.

Нәҗибә Хисамиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев