Безнең филиал “Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциягә кушылды. Акция мәктәп балалары белән үткәрелде, дип яза Урдалы китапханәчесе Әлфинур Галимова.
Балалар игътибарына Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” ,
“Төрмәдән хат”, “Ирек” исемле шигырьләрен кычкырып укыдым. Шулай ук балалар журналында басылган, Татарстанның төрле район мәктәпләрендә укучы балалар иҗат иткән сугыш турындагы шигырьләрне дә укучылар яратып тыңладылар.
2 сыйныф укучысы Милена Әхмәтева ветераннар турында җыр башкарды.
Фотолар китапханәдән
Нет комментариев