Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе узган

Күптән түгел авылыбызда "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе үтте. Әлеге чара үзе дә оста гармунчы булган авыл җирлеге башлыгы Мосавир Мостафин тәкъдиме белән оештырылды. Без, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу эшкә алынып, беренчеләрдән булып, авылда яшәүче гармунчыларны барладык, аннан соң читтә яшәүче авылдаш-гармунчыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Кунакларыбызның кайберләре кичәгә кайта алмады, ә...

Күптән түгел авылыбызда "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе үтте.
Әлеге чара үзе дә оста гармунчы булган авыл җирлеге башлыгы Мосавир Мостафин тәкъдиме белән оештырылды. Без, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу эшкә алынып, беренчеләрдән булып, авылда яшәүче гармунчыларны барладык, аннан соң читтә яшәүче авылдаш-гармунчыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Кунакларыбызның кайберләре кичәгә кайта алмады, ә инде килгәннәре бәйрәм төсе алган әлеге кичәдән зур канәгатьләнү хисе алды.
Кичәне авыл башлыгы Мосавир Мостафин җитәкчелегендәге гармунчылар төркеме татар халык җырларына тезмә белән башлады. Аннан соң, бер-бер артлы авылдашлар, кунаклар гармунда уйнап, җырлап, кичәне дәвам итте. Өч сәгатькә сузылган моң бәйрәмендә сәхнәдән татар шагыйрьләренең гармунга багышлап язылган шигырьләре дә яңгырады.
Яр Чаллы шәһәреннән Саримовлар гаиләсе үзләре белән Сарман кунакларын да алып кайткан иде. Валентин Кузьмин һәм Рафаэль Гыйләҗев, олы яшьтә булсалар да, үзләренең талантлары белән тамашачы күңеленә юлны тиз тапты: төрле зурлыктагы гармуннарда, курайда уйнап, халык күңелен ачты. Чыгышлары арасында җор сүз сөйләп, көлдереп, җырлар башкарды.
Апалы-энеле Тәнзилә һәм Зөфәр Саримовлар берсе гармунда уйнап, икенчесе аңа кушылып, моңлы татар көйләрен башкарды. Тәнзилә апа үзе язган шигырьләрен укып, тамашачыны сөендерде.
Лениногорскида яшәүче Ильяс Әхмәтов, Илдус Галимов, Рәшит Бикбов, Рушания Мәрданова да чыгышлары белән халыкның күңелен ачты. Кунаклар белән беррәттән, авылда яшәүче үзешчәннәр дә кимен куймады. Рәфис Рәхимов гармунда уйнап, үзе дә җырлады, Римма Галимованы да җырлатты. Гармунчылар Мосавир Мостафин, Касыйм Галимов, Марс Саримов, иң яшь артистыбыз - мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Илназ Зәйнетдинов дәртле көйләрен халыкка җиткерде. Шулай ук Гүзәлия Гәрәеваның «Чабата биюе»н дә тамашачы һәм кунаклар бик яратты.
Авыл халкы җыр-моңга сусаган икән. Моны зал тутырып, үзләренең көчле алкышларын жәлләмичә, тамаша кылып утырган авылдашларыбыз раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гармун