Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урмышлы авылында Ислам динен саклап калу, авыл халкына дөрес тәрбия бирүдә күп эшләнелә

Мин Корбан Гаетендә әниемнең туган авылы Урмышлыга туганнарыма кайттым. Иртә белән мәчеткә барырга чыккач,  бер матур күренешкә тап булдым: һәр йорттан диярлек бабасына, әтисенә ияреп, ир балалар изге йортка таба юнәлделәр.


 
Сәгыйрь кардәшемнең ишек алдында һәр елны корбан чалына, быел да җиде кеше күмәкләшеп зур малны корбанга ниятләгән булганнар. Олы яшьтәге кешеләргә, ялгызларга корбан ите таратылды. 


Урмышлыда Хафизовлар гаиләсеннән дә һәр елны, кем дә булса, Корбан чала. Быел Азнакайда яшәүче энебез Илгизәр Минзөфәр улы туган авылына кайтып корбан чалды һәм барча туганнарга үз кулы белән корбан ите өләште. Һәркемне бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләр теләп туганнар белән очрашудан һәм аралашудан ямь һәм тәм табып канәгать булып кайтып китте. 


Балалар, яшүсмерләрнең мәчет юлын белүе бик шатландырды, димәк ата-ана тәрбия эшен югары урында тота. Хафизовлар гаиләсеннән инде ике ел кечкенә оныгыбыз Айдарны Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көнне иртүк мәчеттә очраттым. Быел инде энесе Булатны да ияртеп менгән. Хәер, бик гаҗәп эш тә түгелдер, чөнки бабалары Нуриәхмәт, аның улы Минсалих 1945 нче еллардан ук мәчеттә мулла булып, авыл халкына Ислам дине тәртибен өйрәтеп, дин тотуны саклап калырга тырышып яшәделәр. 


Урмышлы авылында Ислам динен саклап калу, авыл халкына дөрес тәрбия бирү юлында Шәһит Шәмсулла улы тарафыннан күп көч куелды. Ул мәчеттә имам булып торганда,  үз янына олы яшьтәгеләрне туплады,  авылның бөтен өйләрендә Коръән укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Аның соравы буенча, мин дә 2002-2004 елларда Рамазан аенда радиоузелдан, һәр йортта ишетелсен дип, лекцияләр укып, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен, Кол Шәриф мәчетенең зур гыйлемле дин белгече тарафыннан язылган вәгазьләрне авыл халкына җиткерергә тырышкан идем.


Авыл халкына дөрес тәрбия бирү юлында зур көч куйган, күп еллар Урмышлы мәктәбендә директор булып эшләгән Сәгадәт Мифтахова да олы рәхмәткә лаек. 


Бүгенге көндә авылда Ислам дине терәге булып торган мәчетне җитәкләгән Илнар Каюмов та Ислам дине кануннарын бик саклык белән һәм төпле рәвештә авыл халкына тарата, аңлата. 

Асия Әхмәтҗанова

Язма кыскартылды, тулысы белән "Заман сулышы"ның 31 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев