Зеленая Рощада әдәби ярминкә үтте
Зеленая Роща китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты белән берлектә «Кечкенә китап иле» дигән әдәби ярминкә үткәрде.
Анда 1нче сыйныфтан башлап, 4нче сыйныфка кадәр булган балалар катнашты. Әлеге чара “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты буенча үткәрелде.
Укучылар бик теләп ел дәвамында нинди әдәби чараларда, мәдәни урыннарда булулары турында сөйләделәр. Алар музейларда булган, спектакльләр караган.
Китапханәчеләр яңа китаплар иленә “сәяхәт ясады”. Төрле кызыклы викториналар уздырды. Клуб хезмәткәрләре конкурслар, уеннар әзерләгән иде.
Соңыннан бергәләшеп биеп алдылар. Әлбәттә, татлы приз балалар күңеленә хуш килде, күңелләре булды.
Текст: Ә. Хафизова
Фото: З. Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев