Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зеленая Рощада мәрхәмәтлелек чарасы узды

Зеленая Роща китапханәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышлланган чара узды. Ул аралашу, әңгәмә рәвешендә үтте. Без аны “Шәфкатьлелек һәм ышаныч елмаюы” дип атадык.


Китапханәгә мәктәп укучылары килде, башта алар бер-берсенең кулын тотып, елмаештылар. Шулай мәрхәмәтлелек җепләре урнаштырдык. Китапханәчеләр аларга физик мөмкинлеге чикле балалар турында сөйләде, шулай ук Бөек Ватан сугышында гарип булып калган 13 очучы турында сөйләү беркемне дә битараф калдырмады. “Өчесе сукыр калган, берсе кулын югалткан, алтысы аяктан мәхрүм калган, калган өчесенең умырткалыгына зыян килгән. Тик инвалидлык аларга бурычларын үтәргә комачау итми, алар көрәшүләрен дәвам итә”, дип мәгълүмат бирелде.

Күрмәүчеләр өчен чыга торган  “Школьный вестник” журналына күзәтү ясадык. Бу көнне шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары турында күп сөйләшенде. Соңыннан балалар күзне йомып, кулга-кул тотышып, үзләренең ягымлылык сыйфатын бүлештеләр. Киләчәктә дә  алар шулай мәрхәмәтле булып үссеннәр иде.

 

Әлфия Хафизова

Зилия Хәмзина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев