Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

“Азан-2021” бәйгесе җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар

Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында “Азан-2021” бәйгесен үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте сайты.

 

Бөгелмә Үзәк мәчетендә узган әлеге бәйге балалар һәм олылар арасында Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм катнашучыларның татар мәкаме белән азан әйтүләре белән аерылып торды. Азан әйтү ярышында Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Уруссу, Ютазы районнарыннан 50 конкурсант катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң өлкәненә 86 яшь иде.

Бәйге, катнашучыларның яшенә карап, өч номинациядә узды. Аларны Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы имам-мөхтәсибләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Традицион рәвештә Коръән аятьләре укылып, бәйге башланып китте. Жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын яңгыратуына, көйләү аһәңенә, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирде.

Лениногорскидан: 19-40 яшьлекләр арасында II урында - Булат Раупов,  III урында -  Ришат Сафин.

41 яшьтән олыраклар арасында   Лениногорскидан Фәрхәт Шәйхетдинов I урын алды.

Призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Бәйге дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

Фотолар: http://dumrt.ru/ru/news/news_25606.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев