Бүген атнакич, яисә пәнҗешәмбе көн. Ошбу көнне әрвахларыбызның җаннары дога өмет итеп яшәгән йортларына, туганнары янына кайтырлар ди.
Җомга намазының соңгы рәкагатен укып уң якка сәлам биргәндә кире китәрләр , кайсыларының җаннары моңаеп, догага мохтаҗ булып, ә кайберләренең җаннары бик күп дога, хәер-сәдакаларга төренеп елмаеп кайтырлар икән.Шуңа күрә ошбу изге көннәребезне бушка түгел, ә изге гамәлләр башкарып, әрвахларга догалар кылып, фәкыйрь-ятимнәргә хәер-сәдакалар биреп үткәрсәк иде.
Вафат булган әни-әтиләребез, ата-бабаларыбыз, картый-нәнәйләребез, ир һәи кыз туганнарыбыз, ахирәт-дусларыбыз бездән дога өмет итәләрдер!
Нет комментариев