Казахстанда экомәчет ачылган
Казахстан башкаласы Астанада “Аллаһ чәчәге” дип аталган беренче экомәчет ачылды.
Ул — ачылып килүче чәчәк, кырлы алмазны хәтерләтә, 43,5 метрлы манарасы каурый формасында ясалган. Мәчет кояш батареялары ярдәмендә үзен энергия белән тулысынча тәэмин итә ала.
Мәчетнең мәйданы — 2248 кв. метр, ул 750 кешене сыйдыра.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев