Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАРГА ҖОМГА КОЙМАГЫ

Пәйгамбәребез: "Кешегә вәгазьче буларак та, башкалардан аеручы буларак та үлем җитә", - дигән.

"Бу нәсыйхәтен пәйгамбәребез "Күршем бик усал, мине бик җәфалый, рәнҗетә", – дип зарланган бер кешегә әйтеп, аңа сабыр булырга кушкан иде. Хакыйкатьтә, кеше өчен әҗәл кебек мәгънәле вә әсәрле(тәэсирле) вәгазь һич булмас. Кеше үзенең гомерен генә, шул гомердә үзенең күреп кичергән нәрсәләрен генә күз уңыннан үткәреп караса да, хәйран калыр. Кайда икән яшь вакытлар? Ата-аналар, туган вә кардәшләр, таныш-белешләр кая китеп беткәннәр!.. Дөнья ничә төрле хәлдән ничә төрле хәлгә үзгәргән, нинди кешеләр башларына нинди хәлләр килгән!..

Аллаһы Тәгалә адәм балалары өчен ризыкларны чикләгән вә билгеләгән кебек, гомерне вә сулышларны да чикләгән, никадәр күп яшәсә дә бервакыт дөньядан күчү белән хөкем кылган. Бу тән яки тал чыбыгы кебек яшь вә нәзек вакытында дөньядан китәчәк, яки картаеп эштән чыкканнан соң, туфрак астында урын алачак. Аллаһның сөннәте(канун) вә тәртибе шушыдыр (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 181нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, булган гомерләрнең кадерен, якыннарның җылы мөгамәләсен тоеп яшәүләрне насыйп әйлә.

vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев