Лениногорскиның “Мөслимә” клубында кабак көне узды (ФОТОЛАР)
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Лениногорскиның “Мөслимә” клубында кабак көне узды (ФОТОЛАР)

Лениногорскида мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” клубы эшләп килә. Анда очрашулар, кичәләр уздыралар. Чираттагы очрашу – кабакка багышланган иде.


Бу хакта “Ислам в Лениногорске” төркеме хәбәр итә. Быел кабак уңышы әйбәт булды. Кабак турында Коръәндә, хәдисләрдә дә әйтелә.

Мөселман хатын-кызлары әлеге яшелчәнең файдалы яклары турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Алар кабактан төрле ризыклар да пешереп килгәннәр иде. Бер-берсенең тәм-томыннан авыз иттеләр, рецептларын да җиткерделәр.

“Мөслимә” клубының чираттагы очрашуы 28 ноябрьдә узачак дип хәбәр ителә.

 


https://vk.com/islam_v_leninogorske фотолары


Нет комментариев