Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Аны ничек үткәрергә?

Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичә Мигъраҗ кичәсе дип атала. Быел бу кичә 10 мартка туры килә.

 

«Мигъраҗ» – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең олуг могҗизаларыннан берсе булып тора. Мөхәммәд ﷺ Аллаһның кодрәте һәм рәхмәте белән гадәти булмаган бөек сәфәр кыла. Җиде кат күккә күтәрелеп, күз ачып йомганчы гаҗәеп күп вакыйгалар булса да, аның хәтта урыны да суынырга өлгерми.

Мигъраҗ кичәсендә барлык мөселманнар өчен бик зур сөенеч буларак Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә өч төрле бүләк тапшыра:
1) «Әл-Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә (285-286 нчы аятьләр);
2) Һәр мөселманга биш вакыт намаз фарыз кылына;
3) Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек кылмаучыларның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр бирелә.
Мигъраҗ кичәсендә күбрәк өстәмә намазлар уку, дога кылу, күбрәк Коръән уку, зикер-салаватлар әйтү хәерле. Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә әлеге кичәне Үзе риза булырлык гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен!

Хәерле җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

https://pixabay.com/ru/

 http://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев