Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылса әйбәт.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:
«Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вә лә хаулә, вәлә куввәтә иллә билләһ».
(Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр) (Әбу Дауд, Әдәб, хәдис 5094).
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз телендә дә дога кылырга мөмкин.
Текст һәм фото:vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular
Нет комментариев