Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады

Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.

2019 елда Ураза бәйрәме 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185088/

pixabay.com фотосы


Нет комментариев