Рамазан аена кердек.
Шул сәбәпле, аның кадерен белеп, аны тулысынча файдалану өчен, уразаны бозмый торган кайбер үзенчәлекләрен искә төшереп китү урынлы булыр.
1. ураза икәнен онытып, ашаса, эчсә;
3. күзенә сөрмә тартса, төрле майлар сөртсә;
4. җенес әгъзаларына ни дә булса керсә;
5. хиджама ясаса (әгәр хиджама хәлне ала дип уйласагыз, аны ясамау хәерлерәк);
6. гайбәт сөйләсә (әдәпкә туры килми!);
7. уразадан чыгарга ниятләсә, әмма чыкмаса;
8. төрле исләр борынга керсә, кислород суласа; 9. тамагына тузан керсә, мәсәлән, он тузаны керергә мөмкин;
10. ялгыш авызына чебен керсә һәм аны йотса;
11. даруны сәхәр тәмам булганчы эчеп, даруның тәме аннан соң да авызыннан килеп торса;
12. госелле булмаса;
13. колагына су керсә (колак элпәсе тишелмәгән булса, дару салу да ярый);
14. борыннан килгән сыекчаларны йотса (әмма алдан сәламәтлекне кайгырту тиешле);
15. махсус эшләнмәгән очракта, косса;
16. сәхәрдән соң авызда борчак зурлыгында ризык калып, аны йотса;
17. авыз читендә кунжут зурлыгында ризык валчыгы калган булып, аны йотса.
Татарстан Диния нәзарәте
https://matbugat.ru/news/?id=36367
Нет комментариев