Бәла - аяк астында: кичә Илсөя, бүген Әнвәр...
Әнвәр Нургалиевны хастаханәгә салганнар .
Берничә минут элек Башкорстстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзен хастаханәгә салулары турында Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
"Хәерле көн, Дусларым ! Янаул, сезнең алдыгызда гафу утенәм, кызганычка каршы, концертны күчерергә туры килә, иртән машинага утырганда ялгыш басып, билемне кузгаттым, аякка басып булмый, бүген больницага салалар. Нишәтәсең, бәла аяк астында. Кызганычка каршы, пока шундый полоса бара, Алла Бирса бергәләп жиңеп чыгарбыз”, - ди җырчы.
Илсөя Бәдретдинова шулай ук хастаханәгә эләгүе турында инстаграм сәхифәсе аша хәбәр итте.
Җырчы иҗат яратучыларына видеоязма аша мөрәҗәгать итә. «Әлеге вакытта мин 18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә... Зинһар, гафу итегез, хәлемә керегез, аңлагыз», – ди Илсөя. Артистка алдагы көннәрдә Теләче һәм Балык Бистәсендә узарга тиеш өстәмә концертларын күчерергә мәҗбүр.
Моннан тыш, ул дәвалаучы табиб биргән киңәшләре белән видео урнаштырган. Илсөядән комментарийларга бер генә җавап: ул барысына да сәламәтлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев