Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Дилә Нигъмәтуллинаның ире өйләнгән

Әлбәттә, сүз элекке ире, кызының әтисе турында бара. Марат Мухин өйләнгән, ди


Танылган юмор остасы Данир Сабиров Инстаграм битендә композитор һәм аранжировщик Марат Мухинның никах укытуы турында язган. "Бүген безнең хатыннар хәләл. Төкле аягың белән, кияү Марат Мухин! Килен Гөлия Вәлиәхмәтова, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Никахыгыз гомерлек булсын. Саклагыз мәхәббәтегезне. Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", - дип язган Данир Сабиров.  


Әмма халык Маратның өйләнүен аңлап бетермәгән, кайберәүләр аны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китте дип гаепли: "Вот тебе на. Бу ирләр ырып та бирмиләр, хатын алыштыруны, бала ятим калуны нигә дә санамыйлар", - дип язганнар.  

Аңлатып китүчеләр исә: "Кайдан беләсез соң, ирдә генәме икән гаеп?! Нишләп аның кызы ятим булсын, минемчә, Дилә белән ул адекват мөнәсәбәттә. Кызы белән бик еш күренә, кайбер әтиләр бергә торып та шулай игътибар бирмиләр. Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхет тормыш теләгез лучше!", "Нәрсә сөйләгәнегезне белмисез. Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телим", - дигәннәр.  


"Көтелмәгәндә булды бу", "О, Марат, бәхет телибез", "Без Марат өчен чын күңелдән шат, котлыйбыз", "Вәт хәбәр бу! Гаилә тигезлеге, бер-берегезне аңлап яшәвегезне телибез", - дип котлап язганнар.

Фото: Инстаграм
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/dil-nigmtullinany-ire-ylngn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев