Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде

Популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде.

Аның фикеренчә, моның сәбәбе — мәдәният йортында ут булмауда түгел, ә артистның Коштау тавын яклау буенча позициясендә.

«Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертлар оештыру кыенлаша. Ә сәбәпләре билгеле түгел. Бүген беренче тапкыр тамашачылар белән урамда калдым. Кешеләрдән сораштырып белдек һәм миңа Коштау авылын яклап чыгуым кайбер кешеләргә ошамавын әйттеләр», — дип язган артист Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

22 мартта Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында, тамаша башланырга бер сәгать кала, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты куелмаячагы билгеле булды. Подвалда су җыелу аркасында кыска ялганыш барлыкка килергә мөмкин дигән сәбәп белән Мәдәният йортында утны сүндергәннәр. Instagram социаль челтәрендә чыккан видеодан күренгәнчә, Фирдус Тямаев подвалга төшә һәм бернинди дә су юк икәнен күрсәтә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев