Җырчының «әзерлек бара» исемле видеосы инстаграмда пәйда булды. Биредә артист концертларга ничек әзерләнгәнен сөйли һәм яхшы форма саклау серен чишеп җибәрә.
Артист күнегү вакытында төшерелгән видеоязманың өлешен инстаграмга кертә.«Дуслар, ир-атны ял иттерергә ярамый – кабан дуңгызы кебек була. Ир-ат эшләргә, тик кенә ятмаска тиеш», – ди ул.
Фирдүс үзе дә быел 4-5 килограмм җыйган. Киредән үз формасына кайтыр өчен ул актив физкультура белән шөгыльләнә. «Миннән еш кына сорыйлар: ничек син берничә сәгать буе аягыңда басып торасың, биисең һәм шул арада җырлыйсың да? Моның өчен иң яхшы күнегү: йөгергән арада җырларга » – дип, артист үзенең үрнәгендә күнегүләр вакытында җырлап күрсәтә.
Видео астында укучылар Фирдүсне куәтлиләр һәм кәефне күтәргәне өчен рәхмәтлиләр.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Нет комментариев