Гөлназ Сәфәрова үзенең чәчкә ясый торган яраткан маскасы белән уртаклашты. Белүебезчә, Гөлназ мунча керергә ярата. Анда ул тәненә, чәченә төрле кремнар, маскалар сыларга ярата икән.
«00:45. Җиңел Пар белән. Мине гел «төндә мунча керергә ярамый» дип куркыта торалар, ә мин керә торам. Мунчада сылыйсы, чәчкә тидерәсе маскаларны сатып алырга гына димәгән, менә минем яраткан чәч маскасы рецептын теркәп куегыз (сохраняйте), исегездә калдырыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгыз. Бер авырлыгы да юк:
1 Аш кашыгы горчица
2 йомырка сарысы
1 стакан майлы (обезжиренный түгел) кефир.
Бу 3 позицияне бергә кушасыз, әйбәтләп болгатасыз да, чәчкә тидереп, башны полиэтилен һәм сөлге белән урап 1 сәг. йөрисез.Мин шулай мунчага кереп утырам. Ай дәвамында, иренмичә, атнасына бер эшләсәгез - нәтиҗәсен күрерсез: чәчләр ныгый, тиз үсә башлый. Бу маска чәчләрне тукландыра һәм үстерә☝
P.S ‒ «ә масканы 1 сәг. урынына 1 сәг.10 минутка кадәр калдырсам нәрсә була?» ише сораулар бирмәгез зинһар, бернәрсә дә булмый, хет 3 сәг. тотыгыз. Мин шулай эшлим дә. Ә сез нинди шәп рецептлар беләсез, әйдәгез, бүлешегез», дип яза ул.
Автор: Г.Шарапова
Фото: saffarka
http://www.sahne.ru/kheberler/13070.html

Нет комментариев