Көләргәме, еларгамы?
эстрада

Көләргәме, еларгамы?

Илсөя Бәдретдинованың улы "җыйган үләннәрне чыгарып ташларгамы?" дип сораган. Илсөя инстаграм сәхифәсендә болай дип яза:

Авылдан жыеп килгән үләннәрне киптерергә идәнгә җәергә җыенган идем... Идәндәге тузанга күз төште. Идәнне юганчы башта шкафтагы тузаннарны сөртергә кирәк бит инде. Ә шкафның эчен жыймыйча тыштан тузанын сөртеп ни файда? Иртән сигездә тотынган идем, әле очы-кырые күренми. Бөтен дөньяны туздырып аттым инде...

Мин кирәкмәгән нәрсәләрне тутыра торам, Нариман чыгарып түгә тора. Теге үләннәрне күтәреп килгән: " Әни, авылдан килгән чәчәкләрең шиңгән инде... Сындырып пакетка тутырып куйдым, түгимме?"- ди...

 

Ибрагимова Эльмира

https://omet-rb.rbsmi.ru

 


Нет комментариев