Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Җырчының өченче улы туды.
Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче баласы туды. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
«Тагын бер кечкенә җимешебез бар. Малаебыз туды. Аллаһка шөкер», — дип яза ул.
Бәби 2970 грамм авырлыкта, буе 50 см дип язылган. Сабый кичә кичке алты туларга ун минутта туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев