Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Туачак балабызга дип уйлап куйган бер-ике исем бар»

«Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. «Бигрәк озак әле бу, әни», — диләр», - дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

«Әлегә кем туачагын белмибез. УЗИларга да әллә ни еш йөрмим. Алла теләсә, кем туачагын белгәч тә әйтмәячәкмен. Балабыз дөньяга килгәч, барысы да белерләр. Уйлап куелган бер-ике исем бар. Әмма алары да әле төгәл түгел. Шулай да мин бер дә борчылмыйм, уйларга вакыт бар әле», — ди җырчы.

Ландыш балалары белән авылда ял итә. «Балаларның авылдан кайтканы юк, диярлек. Ләйлә белән генә, кирәк булса, Казанга барып, кире кайтабыз. Балалар кечкенәбезне көтәләр инде. „Бигрәк озак әле бу, әни“, — диләр. Аллаһка шөкер, бала белән бу кызу көннәрне дә яхшы гына үткәрәбез», — дип сөйләде Ландыш.

 http://yashel-uzan.ru/news/yoldyzlar-tormyshynnan/landysh-nigmtanova-tuachak-balabyzga-dip-uylap-kuygan-ber-ike-isem-bar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев